Һәйкәлләргә юлны онытмыйк! ( Белешмә мәгълүмат сәгате)
Һәйкәлләргә юлны онытмыйк!
( Белешмә мәгълүмат сәгате)
Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә,
Җырлый алар акыртын гына.
Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!
Һәйкәлләр... Кемнәр тарафыннан барлыкка китерелгән? Үзенең таш стеналарында нинди вакыйгаларның эзләрен калдырган?
Һәйкәл - әби-бабаларыбыз вакытыннан калган олы бер мирас. Ул, без дөньяга килгәнче, бик күп еллар буе җил-давылга, кар-буранга, салкынга түзгән һәм безнең илдә сугышлар барган вакытта авыл халкының авыр кыерсытуларга, авыр тормышка бирешмичә, алга атлавын күргән. Шушы авыр сынаулар аша узган халыкның күз яшьләре яу кырында ятып калган күп кенә батырларның каннарын һәм бөек исемнәрен үз стеналарына уеп язып калдырган халыкның бердәмлеге һәм туган ягына булган олы мәхәббәте, үз иле өчен гомерен дә кызганмаган батырлыгы һәм күпме кирәксезгә коелган кан, күз яшьләре һәйкәл булып калкып чыккан.
18 апрель- Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне дип билгеләп үтелә . Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсе “Һәйкәлләргә юлны онытмыйк” дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәче башлангыч сыйныф укучыларын Халыкара һәйкәлләр көне белән таныштырда аннан соң Яңасала авылында урнашкан “Билгесез солдат” һәйкәле белән якыннан таныштык. Яу кырында ятып калган, тыныч тормышка кайткач вафат булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдык.