Гасырларга калыр батырлык.("Йолдызлы сәгать" уены)
Яңга-Сала авыл китапханәсендә каһарман язучы Муса Җәлил иҗатына багышланган “Гасырларга калыр батырлык”- дигән темада “йолдызлы сәгать” уены булып узды. Һәр укучы үзе өчен көч сынашты, сораулар һәм биремнәр язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иде.Бүгенге уенның җиңүчесе булып 4 сыйныф укучысы Камилә Исмәгыйлева танылды һәм төп призга лаек булды, калган катнашучыларда уеннан буш кул белән китмәде. Кичә ахырында китапханәче Борханова Фәридә Альберт кызы укучыларны “Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремнедә бирәм халкыма”- дигән күргәзмә белән таныштырып китаплар тәкъдим итте һәм “М.Җәлилнең әсәрләрен кем күберәк белә!”- дигән бәйге игълан итте һәм нәтиҗәсе быелның май аенда ясалачагын белдерде.