Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Табигатем , гүзәллекне синнән алам! (Танып белү сәгате)

Бүгенге  кичәдә без табигать төшенчәсен   ачыкладык, аны  саклау һәр кешенең изге бурычы булуы турында сөйләштек.Кичәбез ахырында барыбыз исеменнән Табигатькә сүз бирдек:

– Табигатьне яратырбыз, сакларбыз.

– Суны, җирне, hаваны пычратмабыз, аларның кадерен белербез.

– Өйрәнгәннәребезне төгәл үтәрбез!

 Бүгенге танып белү сәгатен йомгаклап, димәк  укучылар без, табигатебез-безнең уртак йортыбыз  гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска тиешбез әгәр инде шушы без әйткән әйберләрнең берсен генә төгәл үтәмәүче өлкәннәрне күрсәктә кисәтү ясарга тиешбез. Һәм  инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз!”- дигән изге теләкләр белән тамамладык. “Табигатем, гүзәллекне синнән алам!”- дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.