"Бер, ике,өч- бездә бетмәс көч!" сәламәтлек сәгате
7 нче апрель "Бөтендөнья Сәламәтлек көне" уңаеннан Яңга-Сала авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә сәламәтлек дәресе үткәрде. “Бер, ике, өч – бездә бетмәс көч!”- дигән сәламәтлек дәресенең максаты балаларда үзләренең сәламәтлекләре турында кызыксыну, бер-берсенә ярдәм итү теләге, бердәмлек тәрбияләү. Балаларның хәрәкәт һәм спорт күнекмәләрен үстерү. Балаларда сәламәт яшәү рәвеше алымнары формалаштыру. Нәниләр белән сәламәтлек өчен нәрсәләр файдалы булуы турында фикер алыштык, мәкальләрне дәвам иттек, шигырьләр укыдык. "Сәламәтлек кагыйдәләре" н искә төшердек. Балалар дөрес туклану, консервантларның зарары турында мәгълүмат алдылар. Телефонда озак утыруның сәламәтлеккә зыяны турында фикер алыштык. Сәламәт буласың килсә, көндәлек режимны да сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. “Сәламәтлек иле”нә сәяхәт итеп төрле бәйгеләрдә катнашып сәламәтлекләребезне ныгыттык. “Сәламәтлек - ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклыйк!” дип бүгеге сәламәтлек дәресен тәмамладык.