“Авылымда җирле үзидарә тарихы" (түгәрәк өстәл)
“Авылымда җирле үзидарә тарихы”
(түгәрәк өстәл)
6 апрель көнне Каенсар авыл клубында “Авылымда җирле үзидарә тарихы” дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуга Яңасала авыл җирлеге башлыгы Сафин А.И. , әйдәп баручы белгеч Тимриева Т.М. чакырылды. Шулай ук очрашуыбызга 20 ел авыл Советы секретаре булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гафурова Д.С. һәм 38 ел бухгалтер хезмәтен башкарган Рахмиева Ф.А. катнашты. Очрашуыбыз авыл җирлеге башлыгы Сафин А.И. ветераннарны бәйрәм белән котлап рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Кунаклар үзләре эшләгән чорның нинди булуы, аның авырлыклары, ул вакыттагы күңеллелекләр, күңелләрендә уелып калган истәлекле вакыйгаларны искә төшереп алар белән уртаклаштылар, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар, җитәкчелеккә киңәшләр бирделәр. Кичә җылы матур атмосферада үтте. Бүгенге очрашуда 25 кеше катнашты. Җирле үзидарә тарихы буенча күргәзмәгә газета- журнал материаллары, тарихлар куелды аларга күзәтү ясалды.