Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Җирлне үзидарә: кичә, бүген, иртәгә" Очрашу кичәсе

21 апрель Россиядә җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә.  Шул уңайдан 6 апрель көнне Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Яңасала мәдәният йортында үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, халкыбызның үткәне белән танышу, аны үзебездән соң килгән буынга җиткерү; газиз туган телебезне саклап калу максатыннан  “Җирле үзидарә : кичә, бүген, иртәгә” дигән исем астында очрашу кичәсе оештырдылар. Очрашуга Яңасала авыл Советында эшләп чыккан элекеге хезмәткәрләр чакырылды. Кичәне Яңасала авыл җирлеге башлыгы Сафин А.И. ачып җибәреп кунакларны һәм авылдашларны авыл җирлеге эшчәнлеге һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Аннан соң гомеренең 33 елын шушы өлкәгә багышланган авылыбызның мөхтәрәм кешесе, олуг шәхес Мөхәммәтҗанова Оркыя  апа Шакирҗан кызы, Аскаров Раил Гаптерауф улы һәм Каширова Нурия Миннулла кызы белән белән әңгәмә кырдык. Ветераннарыбыз үзләренең хәтирәләре, истәлекләре белән бик теләп уртаклаштылар. Ул еллардагы авыр, җаваплы эшләре хакында тулы мәгълүматлар бирделәр. Очрашу матур җыр, нәфис сүзләр белән аралаштырылып алып барылды.

Кичәгә “Җирле үзидарә: кичә, бүген, иртәгә” дигән исем астында күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә авыл тарихы, оешмалар тарихы, колхоз һәм авыл Советы тарихларына урын бирелде. Авыл Советы төзелгәч эшләгән авыл Советы председателләре хакында мәгълүматлар, фотолар куелды. Авыл җирлегенең бүгенге көндәге эшчәнлеге, киләчәккә планнары, милли проектлар хакында мәгълүматларга урын бирелде.