Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Татар халык иҗаты: әкиятләр,мәкальләр,әйтемнәр" фольклор уен кичә

Халкыбызның милли хәзинәсен саклау, аны башкаларга да җиткерү максатыннан 31 март көнне Яңасала авыл мәдәният йортында китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә  "Татар халык иҗаты: әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр" фольклор уен кичә үтте. Нәни дуслар зур сәхнәдә үзләренең осталыкларын күрсәтеп, әзерләгән әкият тамашаларын чын күңелләреннән уйнап тамашачыларга бүләк иттеләр. Әкият тамашадан соң китапханәче апалары нәни дусларның белемнәрен тикшерде, анда да сынатмады безнең балалар. Табышмакларга бик тиз җаваплар табып баллар җыйдылар, мәкальләрне  дәвам итеп, әйтемнәрне әйтә әйтә алга бардылар. Очрашу бик күңелле һәм һәр кем өчен файдалы узды.