Тән зиннәте – кием, акыл зиннәте- гыйлем! (фольклор дәрес)
Тән зиннәте – кием, акыл зиннәте- гыйлем!
(фольклор дәрес)
23 март көнне Яңасала авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе каршында оештырылган “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә “Тән зиннәте- кием, акыл зиннәте- гыйлем!” дигән фольклор дәрес оештырылды.
Максатым:
-милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау;
-татар халкының милли киемнәре турында мәгълүмат бирү;
- милли киемнәребездә чәчәк, үсемлек орнаментлары турында төшенчә бирү;
- милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү;
Борынгыдан килә: татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. Авыл кызлары егетләргә вәгъдә билгесе итеп кулъяулыклар бүләк иткәннәр. Бүгенге осталык дәресендә бездә кулъяулык чигү серләренә төшендек. Авылыбызның уңган , булган,чигү осталары һәрберсе үзенең кул эшен күрсәтеп, ничек эшләү серләрен сөйләделәр. Авылыбызның уңган хатын – кызлары булганда. Әле безнең традицияләребез сакланыр, алдагы буыннарга да күчәр дигән нәтиҗә ясадык
- Осталык дәресләрендә катнашучыларга "Халык җәүһәрләре" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Киләчәктә дә бүгенгедәй зәвыклы очрашулар дәвамлы булып, кызыксынучылар тагын да артыр... .