"Китап - ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик шәп корал" әдәби колейдоскоп
Кече яшьтәге мәктәп балаларында китапка мәхәббәт уяту, китап укуга, матур әдәбият аша тормышта үз-үзләрен дөрес тәрбияле тотарга, чын кешеләр булып яшәргә өйрәтү максатыннан Яңасала авыл китапханәсендә "Китап - ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик шәп корал" әдәби колейдоскоп оештырылды . Чара барышында балалар үзләре укыган һәм аларга аеруча ошаган китаплар турында сөйләделәр. «Зирәкләр, тапкырлар, җитезләр» әдәби викторинасында укучыларны төрле юнәлешләр буенча белемнәрен тикшердек."Китап укучылар агачы" нда теләгән һәркем үз фикерен калдырды һәм ошаган китапны дусларына тәкъдим итте.