«Язлар матур хатын-кыз белән» бәйрәм кичәсе
6 март көнне Каенсар мәдәният йортында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар матур хатын-кыз белән» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Кичә дустанә шартларда узды. Күңелле конкурслар биюләр, көлкеле мини-сценкалар белән алмашынды, аларны кичәдә катнашучылар үзләре сәхнәләштерде. «Рәсем ясагыз», «Шарлар белән йөрү», «Гадәти булмаган котлау», «Әни турында җыр»кебек бәйгеләрдә гүзәл хатын-кызларны бик теләп катнаштылар. Нәтиҗәдә, кичәдә катнашучылар зур позитив, яхшы кәеф алдылар. Бу искиткеч бәйрәм безнең гүзәл хатын-кызларыбызга карата мәхәббәт хисләре белән сугарылды. Бәйрәмдә тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр бик күп яңгырады...