Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Туган телем - иркә гөлем" түгәрәк өстәл

21 көнне Каенсар авыл клубында "Туган телем- иркә гөлем" дигән исем астында түгәрәк өстәл артында фикер алышу оештырдык. Тел турында сөйләшү-милләт язмышы турында сөйләшү ул. Тел байлыгын, тел кыйммәтен ничек  бәяләргә, сакларга? Тел, әдәбият, гореф-гадәтләр, йолаларыбызны киләчәк буыннарга ничек тапшырырга? “Түгәрәк өстәл” артында сүз әнә шул хактка барды. Фикер алышуда балалар бакчасы коллективы, татар теле һәм әдәбият укытучылары, китапханәче, “Ак калфак” оешмасы катнашты.