"Мин хәтерлим" акция
23 февраль Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көне булып санала.Бу бәйрәм батырлык һәм патриотизм символы булып тора.#Мин хәтерлим акциясенә кушылып Каенсар авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларр хөрмәтенә ачылган обелискка чәчәкләр салдык, һәлак булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдык. Кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыштан кайтмаган миллионлаган кешеләр хөрмәтенә салынган йөзләгән мең гвоздикалар бөтен ил буенча безнең хәтер һәм хөрмәт символы булсын!