«Күңелләрдә сугыш ярасы»
«Күңелләрдә сугыш ярасы» Без бүген "Тыл ветераны" Мәһиҗәләл апа Рахмиевада, аның истәлекләре белән танышабыз.Рәхмиева Маһиҗәләл Минҗан кызы 1932 нче елның 15 нче октябрендә ТАССРның Арча районы Яңасала авылында ишле колхозчы гаиләсендә дөньяга килә, җиде бала үсәләр алар. Абыйсы Әлмәттә укыткан җиреннән Мәскәүгә хәрби хезмәткә алына, өч айдан сугыш башлана. Әтисе сугышка китә. Кыз бу вакытта 2 нче класста укый. “Яңасала җидееллык мәктәбен тәмамлагач, туган авылымда эшли башладым. Әсгать, Александр исемле малайлар белән ат карадык, кул ургычы белән башак урдык, аны ташый идек. Хатын-кызлар белән атларга су китердек,”- дип искә ала Маһиҗәләл апа. Аннары колхозда төрле эшләрдә йөри.
1951-1953 нче елларда Лаешта урман кисәләр. Венета аркылы җәяү баралар, ә атка печәнне, үзләренең киемнәрен (оекбаш, чабаталарын) төйиләр. Көне буена бер телем генә ипи ашаган чаклары була. 19-20 яшьлек кызлар ике метрлы пычкылар белән төптән юан агачларны аударалар. Кама бозларын ватып, балык тотып та ашыйлар.
Бер ел яшелчә бригадиры булып эшли Маһиҗәләл апа. Аннары олы юл бригадиры да була. “Арча станциясеннән Максабаш күперенә кадәр, көн саен ирсез хатыннар белән җәяү барып, ташларны кувалдалар белән ватып, юл салдык. Барганда-кайтканда юл буе, ач булгач, әче какы ашый идек,” – ди ул.
1954 нче елда авылдашы Гани белән тормыш корып җибәрәләр. 6 бала үстерәләр.
Сеңлесе Сәвия вафат булганнан соң, аның ике баласын да (Габделгани һәм Гәүһәрия) үз канатлары астына алып, тәрбияләп үстерәләр. Алар әле дә олы йөрәкле Маһиҗәләл апага бик рәхмәтле.