“Җырдай моңлы татар теле” уен бәйге
1 февраль көнне Яңасала авыл китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен “Җырдай моңлы татар теле” дигән исем астында уен бәйге оештырылды. Укучылар тизәйткечне сөйләү, төзелмәләр җыелмасын аңлату, бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү һ.б. төрле уеннарда катнаштылар. Табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр. Тел турындагы шигырьләр сөйләделәр. Бергәләшеп тел турында фикер алыштык. Ахырдан кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Укучылар китапханәче биргән барлык биремнәрнедә бик җитез чиштеләр.