«Хәлиткеч Сталинград сугышы» батырлык сәгате.
2021 елның 4 февралендә Сталинград сугышының 78 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсе авыл мәдәният йортында «Хәлиткеч Сталинград сугышы»дип исемләнгән патриотизм сәгате уздырды. Чараны алып баручы Фәридә Альбертовна “Герой – шәһәр Сталинград”ның батырлыгы, туган җире өчен басып торган солдатлар һәм офицерлар турында сөйләде. Батырлык дәресе Сталинград сугышына багышланган презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Клуб мөдире Касыймова Г.Ю. катнашучыларны Сталинград сугышының барышы, халкыбыз тарихындагы героик битләрнең берсе булуы ёщм шушы канкойгыч вакыйганың төре шахиты булган авылдашыбыз Нуриев Закир Нури улы турында әйтеп үтте. Ул 1941 елда фронтка беренче киткән ирекле кеше була һәм Берлинга кадәр барып җитә. Ул Сталинград сугышында операция башыннан алып ахырына кадәр катнаша. Чара ахырында Сталинград сугышы турындагы “Сталинград сугышы: 200 көн һәм төн” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.