“Кызыл китап битләре буйлап” экологик мәгълүмат сәгате
2 февраль көнне Яңасала авылы китапханәсендә “Кызыл китап битләре буйлап” экологик мәгълүмат сәгате үтте. арада 1-4 сыйныфы укучылары катнашты. Чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, кешенең табигать белән үзара элемтәсен күрсәтү, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыру. Китапханәче укучыларга “ Кызыл китап”ның нәрсә икәнлеге һәм аны булдыруның ник кирәк булуы турында сөйләде. Алар хайваннарның сирәк төрләре, кайберләренең җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгуы, ә хәзерге вакытта юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар өчен тыюлыклар булдырылуы турында белделәр. Танып белү материалын аңлаешлырак итеп тәкъдим итү өчен дәрестә “Россиянең Кызыл китабы” һәм “Коткарылган хайваннар” китаплары файдаланылды. Шулайук”Кара китап” турында да мәгълүматлар бирелде. Укуылар экологик- викторинада катнаштылар, табышмакларга җавап таптылар. Чара азагында алар кызыксынып “Кызыл китап”ны карадылар.