Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

САК БУЛ! НАРКОМАНИЯ!Үзеңне наркотикларга бәйләмә! (Яшүсмерләр белән бәхәс сәгате)

14 январь көнне Каенсар авыл клубында Яңга- Сала авыл китапханәсе белән берлектә яшүсмерләр өчен “Үзеңне наркотикларга бәйләмә!” – дигән темада бәхәс сәгате үтте.                                                                                                    Максаты: яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвеше , наркотикларга каршы анык тискәре караш тәрбияләү.

       Бүгенге бәхәс сәгатендә яшүсмерләр белән “Наркотиклар нәрсә ул ? Кемнәр алар наркоманнар? Ни өчен кешеләр наркотиклар кулланалар? Наркотиклар сату кемгә табыш китерә? Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?”- дигән сорауларга бергәләп җаваплар эзләдек. Бүгенге очрашуда әйтелгән киңәшләребез, теләкләребез киләчәктә сезгә һәрвакытта да юл күрсәтеп торсын. Наркомания – кешелек  дошманы. Аңа беркайчан да, беркайда да урын булмасын! Үз – үзеңне наркотикларга бәйләмә! -дигән теләкләребезне җиткердек. “Сак бул наркомния!”- дигән күргәзмә төзелеп, тәкъдим ителде.