“Җидегән чишмәләрдән куәт алган шәхес” әдәби сәгать
2021 елның 15 гыйнварында Яңасала авыл китапханәсе каршында эшләүче Г.Бәширов исемендәге әдәби музейда якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, үзенең күпсанлы романнары, повестьлары, хикәяләре, халык авыз иҗаты әсәрләре белән данлыклы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, халык язучысы, авылдашыбыз Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Җидегән чишмәләрдән куәт алган шәхес" дигән исем астында әдәби сәгать булып узды. Китапханәче укучыларга Г.Бәшировның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Язучының тормышы һәм иҗаты белән танышканнан соң, аның танылган «Туган ягым - яшел бишек» автобиогрфик повестеннан өзек укылды. Музейда киң катлам укучылар өчен “Чишмәдәй челтерәгән иҗат” дигән ачык әдәбият карау оештырылды.