Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Туган як тургае" шигъри мизгелләр

Якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим, педагог Хәнәфи Бәдигыйга 80 яшь тулу уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе  Яңасала авыл мәдәният йорты белән берлектә “Туган як тургае” әдәби мизгелләр сәхифәсе оештырды. “Туган як тургае” дип аталган бу кичәдә китапханәнең актив укучылары катнашты.  Китапханәдә язучының иҗатына багышланган “Туган як җырчысы” дигән күргәзмә эшләп тора. “Туган тел китабы”, “Татар теле дәресләре” (“Уроки татарского языка”), “Абага чәчәге” дигән очерклар, фәнни–публицистик мәкаләләр, “Күңел ялкыны”, “Яшел чирәм”, “Тормыш фасыллары” исемле шигырьләр, поэмалар, җырлар китаплары авторы Хәнәфи Бәдыгыйның иҗаты һәм тормыш юлы белән китапханәче таныштырды. Хәнәфи Бәдигый төрле жанрда иҗат итә. Шигырьләре арасында юмористик, сатирик рухтагылары да бар, поэмалары, балалар өчен язылганнары да күп. Алар һәрберсе үзенчәлекле, кызыклы, тәрбияви мәгънәгә ия . Аның кайбер шигырьләре белән клуб мөдире таныштырып үтте.