Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Туган як һәм гүзәллек җырчысы” искә алу кичәсе

7 январь көнне Яңасала авыл китапханәсендә якташыбыз истәлегенә багышланган кичә үткәрелде. Бу "Әдәби парк" та мәдәният хезмәткәрләре Гомәр Бәшировның 120 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль программа оештырдылар. Бәйрәмдә язучының тормыш юлы иҗаты буенча мәгълүматлар бирелде, аның турында язылган шигырьләр яңгырады, данлыклы «Җидегән чишмә " җырын башкарылды.