«Экологик сукмак буйлап» кышкы табигатькә сәяхәт
Кыш-елның әкияти вакыты, аның гүзәллеген күрә белү мөһим. Балаларның иң яраткан кышкы уеннарыннан берсе-таудан шуу. 6 январь көнне каникулга кайткан балалар белән Яңасала авыл мәдәният хезмәткәрләре тау шуырга бардылар. Максаты балаларның каникулларының тагын бер көнен сәламәтлекләренә файдалы һәм күңелле,саф һавада тау шуып үткәрү иде. Тау шууы вакытында балалар үзара дуслаша, аларны күтәренке кәеф биләп ала. Бүгенге тау шууыдан һәр бала канәгать калды. Алар шатлыклы, тулы тәэсирләр белән бу гаҗәеп Тауда кабат очрашырга килешеп таралыштылар.