"Без булачак рәссамнәр" рәсем конкурсы
"Күңелле каникуллар!" - балаларның буш вакытларын күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан 5 нче январь көнне Каенсар авыл клубында Яңасала авыл күчмә китапханәсе белән берлектә. "Без булачак рәссамнәр" исемле рәсем конкурсы үтте.
Рәсем ясау - үсеп килүче шәхес өчен мөһим эшчәнлек булып тора. Балалар рәсемендә дөньяның сәнгати киңлек картинасының бөтенлеге яңадан булдырыла, рәсемдә баланың тирә -ягындагы кешеләргә, гаилә әгъзаларының бер-берсенә булган мөнәсәбәте чагыла, рәсем аша аның тормышка ашмаслык хыялларга омтылуын күрергә була.