“Нәкый Исәнбәт халкыбызның күңеленә ачкыч тапкан язучы” белешмә мәгълүмат сәгате.
16 декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә 2 нче сыйныф укучылары белән ХХ йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштык. Очрашуыбызның максаты укучыларда язучыга карата ихтирамлык, горурлык хисе уяту, рухи яктан баету. Н. Исәнбәт татар халкының 50 меңләп сүздән торган байлыгын җыйнап "Татар теленең фразеологик сүзлеге" н, бастыра. 200 меңгә якын сүзне үз эченә алган "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге" н төзи. Ул халык җәүһәрләрен, бөртекләп җыеп, бер системага салып, халыкның үзенә кайтара. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара: "Татар халык мәкальләре", "Татар халык табышмаклар", "Балалар фольклоры". Н.Исәнбәтнең "Балалар фольклоры" китабында татар халкының бармак уеннары, бишек җырлары, әйтешүләр, такмазалар, үртәвечләр, такмаклар, алдавыч әкиятләр, театр уеннары, мәкальләр, табышмаклар, җырлы-сүзле төрле татар халык уеннары урнаштырылган. Бүгенге очрашуда без укучылар белән такмаклар әйтештек, табышмакларга җаваплар эзләдек һәм мәкалләрне дәвам иттек, бергәләшеп Нәкый Исәнбәтнең "Мыраубай батыр" шигъри әкияте белән таныштык. “Нәкый Исәнбәт халкыбызның күңеленә ачкыч тапкан язучы” дигән исем астында күргәзмә төзелеп тәкъдим ителде.