Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Һәйкәл булып баса җиңүчеләр, Һәйкәл булып баса батырлар” хәтер сәгате

 “Һәйкәл булып баса җиңүчеләр, Һәйкәл булып баса батырлар”

                                    Хәтер сәгате.

Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул.

Тарихка күз салсак, Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп үткән елны, 1966 елның 3 декабрендә,  Билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән 2014 елдан  3 декабрь - тарихи дата итеп,  "Билгесез солдат көне" - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләнде. Шул уңайдан Яңасала авыл җирлегендә “Һәйкәл булып баса җиңүчеләр, Һәйкәл булып баса батырлар” дигән хәтер сәгате үтте.

 “Билгесез солдат”ларны искә алу тантанасын авыл җирлеге башлыгы А.И.Сафина ачып җибәрде. “Бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына.”Исән – сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз!” – дип озаткан иде авыл халкы үзенең улларын. Сугыш ачысы, сугыш кайгысы кагылмаган йорт калдымы икән безнең авылда. Юк, калмады. Тылдагы авырлыклар хатын – кыз җилкәсенә төшкән, алар ир-ат хезмәтен дә, хатын – кыз хезмәтен дә башкарганнар. Нәкъ менә шушы аналар бик зур авырлыкларны җиңеп, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, колхоз кырларында, фермаларда фронт өчен азык – төлек җитештергәннәр. Туган илебезне дошманнан азат итүдә үз өлешләрен керткән, иң якын кешеләрен югалткан авылдашларыбызга чиксез рәхмәтлебез. Шушындый матур ,аяз көннәрнең кадерен белергә тиешбез!” дип тамамлады авыл башлыгы сүзен. Аннан соң яу кырларында башларын салып калган, тыныч тормышта вафат булган, бүгенге көндә дә хәбәрсез булган сугышчыларны һәйкәлгә чәчәкләр салып, шәмнәр кабызып бер минут тынлык белән искә алдык. Укучыларга авылдашларыбыз батырлыгы, әледә бер хәбәрсез булган каһарманнар хакында мәгълүматлар бирелде. Хәтер сәгатендә 16 кеше катнашты.

Билгесез бу солдат мәңгегә йоклаган

Ул безнең ватанны дошманнан саклаган

Ул кемнең газизе исемен кем белә

Баш ия алдында бар халык кабергә.

Йолдызлар сибелә каберең өстенә

Мәңгелек ут булып батырлык җилпенә

Кайтмаган яулардан ул солдат мәңгегә

Әнкәсе җир аны тапшырган тәңрегә.