Ярдәмгә мохтаҗлар аз түгел. (шәфкатлелек рейды)
Яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек... Кеше бу сүзләрнең мәгънәсенә вакыт үтү белән генә төшенә. Алар безнең тормышта көн саен диярлек очрый. Башка кеше эчен бер кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бу синең өчен инде зур горурлык була. Шулай итеп, кечкенә генә яхшылыклар эшләп без тормышка яраклашабыз, бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлый башлыйбыз. Ел саен декабрь башында, җәмә-гатьчелек игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына юнәлтү максатыннан, инвалидлар декадасы уза. 1 декабрь көнне Яңга-Сала авыл китапханәчесе Бурханова Ф.А. һәм Каенсар авыл клубы мөдире Сафина Э.И Каенсар авылында яшәүче физик мөмкинлеге чикле булган Хисамиева Гөлфия апа һәм Хайриева Флера апалар янына барып аларның хәлләрен белделәр алып килгән күчтәнәчләре белән сыйлап , газета- журналлар тәкъдим иттеләр.