Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Якты дөньяга ямь биреп яшәгез!

26 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә Әниләр көне уңаеннан “Якты дөняга ямь биреп яшәгез!”- дигән башваткыч уены оештырылды. Кичәнең максаты:  әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.                                                                                                                   Бүгенге “башваткыч” кичәсендә әниләребез катнашып үз белемнәрен тикшер-деләр. “Башваткыч”та иң күп бал җыеп Газизова Сәвия Фазлый кызы җиңү  яулады. “Башваткыч”та катнашучы әниләрның берсе генә дә  истәлек - бүләксез китмәде бүгенге уеннан, шулай ук укучыларда әниләренә бүләк әзерләгәннәр иде алар үзләренең матур җырларын, шигырләрен, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Китапханәче әниләребез өчен “Әниләрнең кылган изгелеген, кайтарырга һәркем бурычлы!”- дигән күргәзмә төзеп тәкъдим итте.

 

Тормыш булгач,давыллары була, барын җиңеп, алга барыгыз,

Сау-сәламәт, һәрчак киң күңелле , бик бәхетле булып калыгыз.

Иң-иң изге теләкләрне әниләребезгә әйтәбез,

Һәркөн саен әниләргә шатлык бүләк итәбез.

Безнең өчен гел сөенеп, яшәгез сез дөньяда,

Безгә яшәү бик-бик рәхәт сез янәшә булганда.