Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Киек казлар китте җылы якка...” Әдәби салон

4 ноябрь төнендә Яңга-Сала мәдәният йортында китапханә, Каенсар авыл клубы  белән берлектә, “Сәнгать төне” гомумроссия мәдәни-мәгариф акциясе кысаларында “Әдәби салон” дип исемләгән кичә үтте.

    Кичәдә “Ак калфак” хатын–кызлар иҗтимагый берләшмәсе әгъзәләре катнашты. “Әдәби салон” шагыйрә  С.Сөләйманова, җырчы, композитор С.Садыйкова иҗатларын багышланган иде.

 

С. Сөләйманованың тууына 90 ел тулу уңаеннан “Киек казлар китте җылы якка...”  С.Садыйкованың тууына 110 ел тулу уңаеннан  “Сагыналар сине якын дуслар”- дигән китап күргәзмәләре төзелеп тәкъдим ителде.

“Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр бүгенге кичәдә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың күңел кылларын тибрәндерерлек шигырьләрен, Сара Садыйкованың матур җырларын тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкардылар.

Шулай ук “Җәүһәрләрне барлый “Ак калфак”- дигән күргәзмә дә төзелеп тәкъдим ителде. Каенсар авыл клуб мөдире Сафина Э.И. ( “Ак калфак” берләшмәсе члены) чигү буенча мастер – класс үткәрде. Кичәдә 50 кеше катнашты.