"Матбугат дөньясына сәяхәт" мәгълүмат сәгате
11 ноябрь көнне Яңасала авыл китапханәсенә киң катлам китап укучылар өчен "Матбугат дөньясына сәяхәт" информация сәгате үтте.Китапханәче мәгълүмат сәгатенә килүчеләрне китапханәгә килүчеләрне газета- журналлар исемлеге белән таныштырды. Яңа килгән “Безнең мирас” журналына күзәтү ясады. Катнашучылар “Арча хәбәрләре”, “Юлдаш”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга” газеталарында “Сөембикә”, “Гаилә учагы” җурналларында басылган кызыклы һәм файдалы язмалар белән таныштылар, бәхәсләштеләр.