"Россия Флагы- безнең горурлык" танып белү сәгате
Россиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган. Шул уңайдан 21 август көнне Яңасала авыл китапханәсендә "Россия флагы- безнең горурлык" дип аталган танып белү сәгате үтте,презентация тәкъдим ителде. Укучылар флагның килеп чыгу тарихына кагылышлы һәм дәүләт символлары турында кызыклы фактларны белделәр.