Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

"Тукай безнең күңелләрдә" әдәби салон

22 январь көнне Яңасала авыл китапханәсендә "Тукайны бергәләп укыйбыз" проекты кысаларында "Тукай безнең күңелләрдә" дигән әдәби салон оештырылды

"Җидегән чишмәләрдән илһам алган шәхес" ккитап укучылар конференциясе

21 январь көнне Арча үзәк китапханәсендә якташ язучыбыз, әдәбиятыбызның йөзек кашы, фольклорчы, Татарстанның халык язучысы, авылдашым Гомәр Бәшировның тууына 125 ел уңаеннан "Җидегән чишмәләрдән илһам алган шәхес" исеме астында узган китап укучылар конференциясе узды.

"Тукайны бергәләп укыйбыз" акция

Татар халкының Бөек улы Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Тукайны бергәләп укыйбыз" проектына Яңасала авыл китапханәсе кушылды.

"Бер назлы сүз, мең дарудан көчлерәк"-инвалидның өенә бару

Инвалидлар декадасы уңаеннан 7 декабрь көнне "Бер назлы сүз, мең дарудан көчлерәк"- дигән девиз астында, Яңасала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган авылдашыбызның хәлен белеп кайттык.

"Мәрхәмәтле безнең әниләр" түгәрәк өстәл

Бүген Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә, Каенсар авыл клубында МХО булучы егетләребез Ахунов Фәниснең бертуган апасы Нурия ханым һәм Илмар Габдрахмановның әнисе Фирдания ханым белән "Мәрхәмәтле безнең әниләр"- дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында истәлекләр барлау кичәсендә очраштык.

"Ришвәтчелеккә каршы бергәләп!" мәгълүмат сәгате

30 октябрь көнне Каенсар авыл клубында( күчмә китапханә) ЯңгаСала авыл китапханәсе белән берлектә киң катлам укучылар өчен "Ришвәтчелеккә каршы бергәләп!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте.

Акция "Помощь рядом"

Бүген Арча районы Каенсар авыл клубында бер төркем апа- сеңелләр катнашында өй токмачы кисү өмәсе оештырдык

«Зыялылар фаҗигасе» мәгълүмат сәгате

30 октябрь көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә «Зыялылар фаҗигасе» исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан күргәзмә уйлану төзелеп киң укучыларга тулы мәгълүмат бирелде.

"Хуш киләсең, Сөмбелә!" көз бәйрәме

Яңасала балалар бакчасына йөрүче балалар, башлангыч сыйныф укучылары белән "Хуш киләсең, Сөмбел!""- дигән көзнең искитмәле матур көнендә балалар бакчасында көз бәйрәме үтте.

"Йөрәк җылыбыз сезгә"

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яңасала авыл җирлегендә яшәүче уллары махсус хәрби операциядә булган әниләрнең хәлләрен белеп аларны бәйрәм белән тәбрик иттек.

“Сак бул!Наркомания” күргәзмә- кисәтү

Үсеп килүче буынны наркоманиядән саклап калу һәм аларга кисәтү мәгълүматы бирү максатында, ЯңгаСала авыл китапханәсендә “Сак бул!Наркомания” дип аталган күргәзмә- кисәтү эшли башлады.

"И укыдык, уйнадык тик бәребер дә туймадык" әдәби сәгать

26 июль көнне Яңга Сала авыл китапханәсе бер төркем китап яратучы балалар белән язучы Җәүдәт Әфтах улы Тәрҗемановның тууына 105 ел тулу уңаеннан “И укыдык, уйнадык тик бәребер дә туймадык" ачык һавада әдәби сәгать оештырды.

"Кабат мәхәббәт хакында..." квартирник

Без сөяр өчен туганбыз, Без янар өчен туган. Без барабыз бәхетебезгә Мәхәббәт сызган юлдан. (Ф. Яруллин) 19 июль көнне Яңга Сала авыл китапханәсе Пушкин картасы проекты кысаларында яшүсмерләр белән "Кабат мәхәббәт хакында..."- дигән бик матур, җылы очраәу кичәсе узды.

«Юлларда сак булыгыз!» профилактик әңгәмә

13 июнь көнне Каенсар авыл клубы каршындагы мәйданда Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә "Юлларда сак булыгыз!"- юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, белмәгәнен өйрәнү буенча мавыктыргыч чара үтте.