"Ут - дус та, дошман да"
Бүген мәдәният йөртында "Ут - дус та, дошман да" дигән чара узды. Башта утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар китереп чыгаруына карата викторина сорауларына җавап бирделәр. Ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр. Соңыннан ике командага бүленеп көчләрен сынаштылар.Чарада авылыбызның янгын сүндерүчесе Низамов Фәргать катнашты.