Әкияттә кунакта
Шушмабаш авыл китапханә мөдире Күбәләкләр лагере укучыларына " Әкият илендә" - уен-викторина үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Әзерләнгән биремнәрнең барысы да әкият геройларына бәйләнгән. Балалар "Бу кемнең портреты", " Әкиятнең авторын әйт", " Бу нинди әкият" дигән конкурсларны бик ошаттылар. Ахырдан балалар бик теләп "Талантлар аукционында» катнаштылар. Барлык укучыларми да үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: кемдер җырлады, кемдер әкият сөйләде, хәтта бию осталыкларын да күрсәттеләр.