Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Музейларда тарих чагылышы, истәлекләр,чорлар агышы

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Тантанада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гаптерәүф улы Хисаметдинов , Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" башлыгы Рамил Данил улы Мөхәмәдияров катнашты. 

 Бәйрәмдә тарихи вакыйга - Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаенннан Шушмабаш урта мәктәбендә “Туган якны өйрәнү” музее ачылды. Тантанада тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, ветеран мөгаллимнәр, әфган, чечен сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрбезнең әти-әниләре, авылыбызның күренекле шәхесләре, авылдашлар катнашты.