Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“ Сандыгы тирән - хәзинәсе бай»

Шушмабаш авыл китапханәсе, татар теле укытучысы белән берлектә  Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан әдәби кичә уздырды. Китапханәче укучыларны галимнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Күргәзмәдә  Каюм Насыйриның 4 томда сайланма әсәрләре, «Татар зыялылары», «Кырык татар» китапларыннан язучы турында мәгълүмат, «Әбүгалисина»  китаплары һәм башкалар  урын алган иде. Балалар  «Мәгариф» журналында басылып чыккан Каюм Насыйри музее белән таныштылар. Китапханәче укучыларга Эльмира Шәрифуллинаның  «Каюм коесы»  поэмасыннан өзек укыды. Балалар Каюм Насыйриның табышмакларына җаваплар бирделәр.

Каюм Насыйри тел галиме, мөгаллим, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы,  40 тан артык хезмәт авторы.