Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Батырлыкта икән матурлык, шулар тотып тора ил данын"

7 февраль көнне Шушмабаш мәдәният йортында, Шушмабаш авыл җирлегенең һәм "Северный" күмәк хуҗалыгының 2024 ел өчен хисап җыелышы узды. Җыелышка район башкарма кометиты җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм башка оешма вәкилләре, шушы җирлектә эшләүче бюджет, күмәк хуҗалык хезмәткәрләре, эшчеләре катнашты. Без мәдәният хезмәткәрләре, ил вакыйгалары, авылларыбыз тормышын чагылдырган күргәзмәләрне халыкка тәкъдим иттек. Күргәзмәнең беренче өлеше махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланып “Батырлыкта икән матурлык, шулар тотып тора ил данын” дип аталды,  җирлегебездә киткән  егетләребезнең фотолары, алар катнашында узган чаралар белән төзелгән альбомнар, аларга багышлап эшләгән кул эшләре куелды. Икенче өлеш “Ярдәм янәшә” исеме белән куелып, күрсәткән ярдәмнәребез турында сөйләде.  “Мәдәният тормышы” өлешендә үзебезнең мәдәният учакларының уңышлары, эшләре, авылларыбыз тарихлары тәкъдим ителде. Күргәзмәләрне һәр килгән кеше игътибар белән карады,  кызыксындырган сорауларына җаваплар бирдек.