Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Тормыш-мизгел

‼ Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә 2025 ел - Ватаннны саклаучылар елына старт бирелде. Мәктәбебездә авылыбызның данлыклы шәхесе, төрле елларда Ватаныбызны саклаучы булган, бөтен гомерен Туган илебезнең тынычлыгын саклауга багышлаган хөрмәтле хәрби хезмәткәр -отставкадагы полковник Рөстәм Кәлимуллович Гомәров , якташыбыз, Арча районы Субаш Аты авылы егете, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай мирасын саклау һәм үстерү фонды рәисе, “Ватаным Татарстан“ газетасы журналисты- Риман Солтан улы Гыйлемханов катнашында "Тормыш-мизгел" дип исемләнгән очрашу булды. Очрашу Александр Матросов батырлыгын кабатлаган авылдашыбыз Исхаков Кәрим Исхак улына багышланган иде. Әлеге бәйрәмдә Кәрим Исхаковның якын туганнары , мөхтәрәм ветеран укытучыларыбыз катнашты. Әлеге кичәдә зур батырлык үрнәге күрсәткән авылдашыбыз белән горурланып укучылар үзләренең рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Илләребезнең тынычланып ил сакчыларыбызның туган өйләренә исән имин кайтуларын телибез! 🤝🇷🇺