«В Снежном царстве, Книжном государстве»
Шушмабаш мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәчесе белән берлектә балаларга төрле конкурслар, кызыклы уеннар әзерләде. Балалар бик теләп катнаштылар, Кыш бабайга үз һөнәрләрен күрсәттеләр.