«Главный закон страны».
Республикабызның Конституциясе көне уңаеннан Шушмабаш мәдәният йортында “ Илнеңтөп кануны ” дигән темага интеллектуаль уен уздырылды. Китапханәче законнарның әһәмияте һәм Конституциянең мөһимлеге, Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның структурасы белән таныштырды, шулай ук ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирде. Монда безнең авыл яшьләре катнашып, үзләренең хокукый белемнәрен ныгыттылар. Уен формасында барган кичәдә без законнар, кешеләрнең хокуклары турында сөйләштек. Нәрсә ул хокук бозу, җинаять җаваплылыгы бу сорауга җавапларны без катнашучылар белән ситуацияләр ачыклап таптык.