Көзге бал
25 октябрь көнне Шушмабаш урта мәктәбендә Көзге бал үтте. Укучыларыбыз бик теләп әдәби бәйгедә, «Уңышны бергәләп җыйык», «Кулчатыр белән бергә», «Бүләк белән бию» дигәннәрендә катнашты, бер-берсенә җан атып торды. Моннан тыш көзге табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, кызыклы викториналар да әзерләгән иде. Бәйрәмгә җыелучылар шулай ук «Кулларны артка бәйләп, кем тизрәк бананнарны ашап бетерә» дигән конкурста да катнаштылар, урындыклар ярдәмендә уздырыла торган бәйге дә кызык кына үтте. Шуны да әйтергә кирәк: уен-көлке арасында бәйрәмдә катнашучылар рәхәтләнеп биеделәр,җырлар җырладылар. Көзге бал бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр-биюгә бай булды.