Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк"

4 октябрь көнне  Шушмабаш мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан  " Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк " дип аталган чара узды. Бәйрәм  җирлек башлыгы Сәгыйтов Вәзир Вазыйх улының бәйрәм беләм тәбрикләве белән башланып китте. Өлкәннәрнең бик күп сорауларына җавап бирде. Аннан эчтәлекле бәйрәм концерты башланып китте. Авыл үзешчәннәренәң борынгы җырлары , дәртле биюләре белән өлкәннәрнең күңел түрләренә үтеп керде. Төрле тармакларда эшләп ялга киткән бер генә өлкән апа- абый да котлаусыз калмады. Өлкәннәр арасыннан да сәхнәгә менеп чыгыш ясаучылыр булды. Бәйрәм  мул чәй өчтәле артында дәвам итте. Хөрмәтле өлкәннәребез бик канәгать калдылыр.