Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Яңалык

«Россия флагы – горур җилферди»

22 август көнне Шушмабаш авылы китапханәсендә Россиянең дәүләт флагы көненә багышланган «Россия флагы – горур җилферди» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

"Алда юллар - кайсын сайларга?"

Китапханәдә “Алда юллар – кайсын сайларга?” дигән квест үтте. Укучыларга һөнәрләр турында мәгълүмат бирелде, профвикторина сорауларына җавап бирделәр, тест үттеләр. Үзләрен блогер итеп күреп, китапханә турында сюжет эшләделәр. “Һөнәр сайлау: хыялдан – мөмкинлеккә” дигән китап күргәзмәсе төзелеп, обзор ясалды.

Авылыбыз горурлыгы

2025 нче елның 11 июнендә балалар бакчасында Мәрзия апа Фәйзуллинага 95 ел тулуга карата "«Мәрзия апа Фәйзуллина — балаларның яраткан шагыйрәсе» дип аталган кычкырып укулар оештырдык. Китапханәче шагыйрәнең авылыбызда туганлыгын, аның тормыш юлы һәм китаплары белән таныштырды. Мәрзия апа Фәйзуллинаның матур, эчтәлекле шигырьләрен балаларга җиткерердек.

«Россию мы Отечеством зовем»

11 июнь көнне Шушмабаш авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган чара узды. Анда Шушмабаш урта мәктәбе каршындагы мәктәп яны җәйге лагерь укучылары катнашты. Россия көне-Россия Федерациясенең ел саен билгеләп үтелә торган мөһим дәүләт бәйрәме. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр.

«Он наш поэт, он наша слава!»

Россиядә 6 июньдә традицион рәвештә Пушкин көнен билгеләп үтәләр. Бу дата һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 226 ел тулу уңаеннан китапханәдә лагерьга йөрүче балалар өчен, «без Пушкинга кунакка килдек» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Соңгы кыңграу-2025

2025 елның 24 маенда Шушмабаш төп белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Алда имтиханнар булса да, соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.

Музейларда тарих чагылышы, истәлекләр,чорлар агышы

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Тантанада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гаптерәүф улы Хисаметдинов , Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" башлыгы Рамил Данил улы Мөхәмәдияров катнашты.

Тукай халык күңеле көзгесе

Мәктәбебездә Г.Тукайның 139 еллыгына багышланган “Тукай халык күңеле көзгесе”исемле музыкаль-әдәби кичә узды. Бу кичәдә алып баручылар Г.Тукайның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырдылар. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Күңелем җәүхәрләре

Арча районы Шушмабаш авылы мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашу уздырдылар.

Нәүрүз

21 мартта Шушмабаш авылында Нәүрүз бәйрәме узды. Анда балаларга Нәүрүз бәйрәменең тарихы турында сөйләделәр, викторина, күңелле ярышлар үтте, бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Нәүрүзбикә һәрбер чыгыш ясаган кешене бүләксез калдырмады. 2 сәгатьлек бәйрәм тамашасы караган Шушмабашлар тагы бер кат рәхмәт әйтеп, коймак белән чәйләр эчеп таралыштылар.

Галиҗанәп хатын-кыз

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бәйрәм чарасы узды . Гүзәл затлар өчен җырлар, шигырьләр яңгырады, викториналар, юмористик конкурслар үткәрелде. Чараны оештыручылар бәйрәм һәм җылы атмосфера тудырдылар

Тел - халык күңеленең кыңгыравы

21 нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Шушмабаш урта мәктәбендә «Туган тел-халык күңеленең кыңгравы» дип исемләнгән чара оештырылды.

Нам есть чем гордиться

5- февраль Бөтендөнья кычкырып уку көне. Быел ул Ватанны саклаучылар елына багышлана. Бөек Ватан сугышы башлануга, башкалар белән беррәттән, бик күп язучыларыбыз, шагыйрьләребез зур көрәшкә кушылганнар. Без аларның әсәрләрен укып күзаллау алабыз, батырлыкларына сокланабыз. Носы авыл китапханәсе, Республика балалар китапханәсе оештырган "Нам есть чем гордиться" Республика акциясенә кушылып, 7-14 яшьлек укучылар белән, фронтовик язучыларның әсәрләрен укыды.

«Холокост: трагедия, память, судьбы».

27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көнен билгеләп үттелде. Дата Освенцимда совет гаскәрләре тарафыннан нацистлар концлагеры тоткыннарын азат итү көненә багышланган. Вакыйга 1945 елның 27 гыйнварында була. Мәктәп укучылары тарафыннан Хәтер дәресе үткәрелде

Тормыш-мизгел

Мәктәбебездә авылыбызның данлыклы шәхесе, төрле елларда Ватаныбызны саклаучы булган, бөтен гомерен Туган илебезнең тынычлыгын саклауга багышлаган хөрмәтле хәрби хезмәткәр -отставкадагы полковник Рөстәм Кәлимуллович Гомәров , якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риман Гыйлемханов белән очрашу.