Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Милләтне без тергезик”

Шурабаш гомумбелем бирү мәктәбендә язучы, шагыйрь, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповның тууына 130 ел тулуга багышлап әдәби кичә узды. Бу чарада Казаннан филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Зәйни улы Рәмиев, филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Фәрдин кызы Төхвәтова, “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгы, “Интертат” электрон газетасы корреспонденты Гөлнар Фәрит кызы Гарифуллина, “Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире, “Казан арты” тарих-этнографик музееның фәнни хезмәткәре Ленар Илгиз улы Гобәйдуллин, “Казан арты” тарих-этнографик музее директоры урынбасары Шәфигулла Зәйнуллович Гарипов катнаштылар. Кичәдә Габделгазиз Монасыйповның шигырьләре, әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Ә инде аның иҗатын тирәнтен өйрәнгән галимнәр язучының тормышы турында бик күп яңалыклар белән таныштырдылар.