“Балалар әдәбиятының алтын баганасы”
Шагыйрь Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулуга багышлап, китапханәдә шигырь уку кичәсе узды. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырь җыентыклары белән таныштылар, балалар өчен язылган шигырьләрен тыңладылар. Китапханәче укучыларга кыскача шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы турында мәгълүмат бирде.