“Иҗат дәрьясы җимешләре”
Язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулуга багышлап, китапханәдә “Иҗат дәрьясы җимешләре” дип аталган күргәзмә оештырылды. Анда язучының иҗатына һәм тормышына кагылган мәкаләләр белән матбугат материаллары да урын алды. Китапханәче укучыларны Нурихан Фәттахның күптомлы әсәрләр җыентыгы белән таныштырды.