“Китапханәдә кунакта”
22октябрь-Халыкара мәктәп китапханәләре көне уңаеннан Шура авыл китапханәчесе мәктәп укучылары белән библиографик дәрес уздырды. Яшь китап укучылар мәктәп китапханәсенә дә теләп йөрүләре, нинди китаплар укулары турында сөйләделәр. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды.