“Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты”
2018 ел-Татарстанда Лев Толстой елы уңаеннан Шура авыл китапханәсендә күп чаралар уздырылды. Киң катлам укучылар өчен “Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты” дип аталган презентация карау оештырылды. Чара барышында урта яшьтәге мәктәп укучылары язучы һәм аның әсәрләре турында белгәннәре белән уртаклаштылар.