“Абдулла Алиш-батыр да, әкиятче дә”
Балалар шагыйре Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышлап китапханәдә “Абдулла Алиш-батыр да, әкиятче дә” дип аталган әкият сәгате узды. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары үзләренә таныш әкият геройлары хакында сөйләделәр. Китапханәче шагыйрьнең шигырьләре белән таныштырды. Авторның китапларыннан һәм газета-журнал материалларыннан китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.