Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Тормыш юлын дөрес сайлый бел!”

Шура авыл китапханәсендә киң катлам китап укучылар өчен “Тормыш юлын дөрес сайлый бел!” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде . Күргәзмәдә наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту һәм җинаятьчелекне кисәтү темаларына карата китаплар һәм матбугат чаралары урын алды. Шулай ук төп игътибар террорчылыкка каршы көрәш  турындагы материалларга юнәлтелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән китапханәче Фазылҗанова Гүзәлиягә мөрәҗәгать иттеләр, мондый күргәзмәлелек материалларының яшьләр өчен файдалы булуы турында искәрттеләр.