19 май – Татарстанда матбугат көне .
19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан Шура авыл китапханәсендә экспресс-күргәзмә эшләде. Китапханәгә килүчеләр төрле матбугат чаралары белән таныштылар, үзләре алдырмаган газета һәм журналлар турында мәълумат алдылар. Һәркем яратып укый торган “Татарстан яшьләре”, “Юлдаш”, “Ватаным Татарстан”, “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Идел”,”Казан утлары” басмалары турында җанлы әңгәмә барды.