Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!”

21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан Шурабаш гомумбелем мәктәбе укучылары белән “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!” дип аталган әдәби кичә үткәрдек. Максат- туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү. Укучылар моңлы, бай, эчтәлекле туган телебез-татар теле турында мәкальләр, әйтемнәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Кичә ахырында  Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры башкарылды.